Alt (төймә)
Alt (ингл. alternate — алмаштырырга, чиратлаштырырга) — Amiga-дагы һәм IBM PC’га ярашлы санак төймәсарындагы төймә. Аның төп билгеләнеше — башка төймәләрнең әһәмиятен үзгәртү. Apple Macintosh төймәсарында аңа ⌥
Option дигән төймә туры килә. Alt — ул модификатор-төймә, мәсәлән Ctrl кебек. Гадәттәгечә, Alt төймәсе кулланучы төймәләргә басуны эшкәрә торган программага хәбәр итәргә тели торган вакыйгалар микъдарын киңәйтү өчен кулланыла. Мәсәлән, сүзләр мөхәррир программасында F төймәсенә басу «f» символын куя, ә шул ук программада Alt + F төймәләр тиңдәшлегенә басу мөхәррирнең «File» дигән сайлагына күчерә.
Кагыйдә буларак, санак төймәсарында ике Alt төймәсе була. Берсе аның Буш ара төймәсенең уң ягыннан, икенчесе сул ягыннан, урнашканнар. Гадәттәгечә, бу төймәләр «сулдагы Alt төймәсе» (Alt) һәм «уңдагы Alt төймәсе» (AltGr) дип аталалар.
| |||||||||||||||||||||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
Esc | F1 | F2 | F3 | F4 | F5 | F6 | F7 | F8 | F9 | F10 | F11 | F12 | PrtSc SysRq |
Scroll Lock |
Pause Break |
||||||||||||
Ins | Home | PgUp | NumLk | / | * | − | |||||||||||||||||||||
Del | End | PgDn | 7 | 8 | 9 | + | |||||||||||||||||||||
4 | 5 | 6 | |||||||||||||||||||||||||
↑ | 1 | 2 | 3 | Ent | |||||||||||||||||||||||
← | ↓ | → | 0 | , |
Өстәмә символларлы латин әлифбасы белән куллана торган тел өчен җәемле төймәсарларда (мәсәлән, AZERTY дигән француз теле өчен җәем — диакритик билгеләре белән) махсус символларның бер өлеше киңәйтелгән әлифба хәрефләренә алмаштырылган. Аларны кертү өчен уңдагы Alt төймәсе белән кулланырга кирәк; андый төймәсарларда уң яктагы Alt төймәсе гадәттәгечә Alt Gr дип маркировкаланган. Шул ук төймә күптән түгел барлыкка килгән символларын (мәсәлән, евро € валютасы символын) кертү өчен кулланыла, ә кайбер төймәсарларда — диакритиклы символларны кертү өчен.
Xkb-да (X.Org Server) ⇧
Shift + AltGr төймәләр тиңдәшлеге (AltGr + ⇧
Shift төймәләр тиңдәшлегеннән аермалы буларак, ягъни, төймәләргә басу эзлеклелегенә карап) Compose төймәсе кебек кулланыла.
Шул ук вакытта Alt төймәсенең берәр әлифба-саннар төймәсе белән комбинациясы ничек «үлгән төймәләр» кебек, шулай ук гадәти символларны кертү өчен дә кулланыла ала.
Еш кына күренә торган төймәләр тиңдәшлекләре:
Төймәләр тиңдәшлекләре | Программа | Гамәл |
---|---|---|
Alt + F4 | Барлык программаларда | Программаны ябу (сирәгрәк — аерым тәрәзәне) |
Alt + F7 | Кайбер программаларда | Эзләү диалогын чакыру |
Alt + F10 | Кайбер файл менеджерларында | Каталоглар агачын чакыру |
Alt + Tab ↹ | Windows-ларда, DE-ның һәм кайбер *nix өчен WM-ның зур өлешләрендә | Икенче ачылган программага күчү (төгәлрәге — тәрәзәгә) |